Яңа Шашыда кемдер килеп эшләгәнне көтеп ятмыйлар
Яңа Шашы авыл җирлеге. Әлеге җирлеккә барысы биш авыл керә: Яңа Шашы, Чембулат, Иске Җогып, Мамыш һәм Чишмәле Сап. Җирлектә барысы 744 халык яши. Чишмәле Сап авылы иң зур авыллардан санала. Биредә яшәүче халык саны — 264. Яңа туган сабый да шушы авылдан. Аннан кала Иске Җогып һәм Яңа Шашы авыллары.
Соңгы елларда Яңа Шашы авыл җирлегенә кергән авылларда бик зур эшләр башкарылды. Җирлекнең Яңа Шашы авылында гына яңа мәдәният йорты ачылды. Ял паркы төзелде. Хәзер авылның үз мәчете бар. Авылга илтә торган олы юллары ремонтланды. Бүгенге көндә районыбызның күп кенә авылларында куелган олы юлдагы ут баганалары Яңа Шашы, Чишмәле Сапта да куелды. Кунакка кайтучылар авылны хәзер шәһәр белән чагыштыралар. Гаҗәп түгел. Авылларыбыз матур безнең. Шәһәр тормышыннан ким түгел. Әмма бер аерма бар — авылда эшләргә кирәк.
Эшләү димәктән, бүгенге көндә авыл халкын, җитәкчеләрне нәрсә борчый? Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов белән авыллар яшәеше, башкарылган эшләр турында сөйләштек. Соңгы елларда үзара салым программасы нигезендә авыл җирлекләрендә бик күп эшләр башкарылды. Үзара салым акчасына җыелган акчалар юллар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгын кайгыртуга, чишмәләр һәм зират коймаларын төзекләндерүгә юнәлдерелде. Яңа Шашы авыл җирлегенә баргач та, җитәкче белән сүзне иң борчыган, көнүзәк мәсьәлә булган су белән тәэмин итүдән башладык.
— Чишмәле Сап авылындагы скважина белән бик азапландык инде. Биредә яңа скважина казыттык. Шөкер, биредә бу проблемасы хәл ителде дияргә була. Шулай да булгалый, су бетеп алулар. Анысына җәйге эсселәрдә, качып су агызучылар бардыр инде. Баштарак бакчага су сиптерүчеләр юкмы, дип караштыргалып та йөргәләдем. Аннары бөтен авылны каян карап бетерәсең. Шулай да бүгенге көндә озаклап су бетеп торулар юк хәзер.
— Башка авылларда су проблемасы бармы?
— Мамыш, Иске Җогып авылларында да су башнясын яңарттык. Әлеге авылларда, шулай ук Яңа Шашыда территорияләрен койма белән әйләндереп алдык, бу эштә күмәк хуҗалык та ярдәм итте. Авылларда зират коймаларын да яңарттык.
— Авыл халкы ничек тә тырыша, эшли инде ул. Төзелешләр дәалып барыла. Шулай булса да авылда яшьләр каламы? Халык саны кимеми?
— Акрынлап киметәбез шул. Авыл картая, дибез. Дөрес сүзләр. Үзебезнең җирлектән шәһәргә укырга киткән яшьләребез баштарак авылда пропискада торалар. Аннары гаилә коргач, шәһәрдә яшәп калалар, бездән пропискадан төшәләр.
— Авыл урамнарында үзара салым акчаларына ташлар салынып беттеме әле?
— Салынып бетеп килә, дияргә була. Иске Җогып авылындагы авыл урамнарына вак таш салып аласы бар. Кайсыбер авыл урамнарына асфальт юл да салынды. Халык юлларга таш сорый, анысы булгач, асфальты кирәк. Асфальт юл булдымы «лежащий полицейский» сорыйлар, — дип елмая җитәкче.
Без шундый халык инде. Тормышлар җайланып китсә дә, зарланырга барыбер сәбәбен табачакбыз.
— Чүп-чар проблемасы бармы авылларда?
— Ул яктан тәртип безнең үзе. Чүпне вакытында килеп җыеп китәләр. Авылларда да теләсә кая ташлап, өелеп яткан чүп-чарлар юк. Агач киссәләр, аны билгеләнгән махсус урыныбыз бар. Шунда салдырып торабыз да, көз көне ул агачларны аннары ягабыз.
Авылдагы зиратларга килгәндә, авыл халкы үзе карап, чистартып тора икән. Иске Җогып халкы инде күпләргә үрнәк бу яктан. Башка авылларда да зиратларны тәрбияләп, чистартып, агачларын кисеп торалар. Һәр авыл халкы үз авыл зиратын үзләре өмә ясап җыештыралар. Кемдер килеп эшләгәнне көтеп утырмыйлар биредә.
Агымдагы елда да башкарасы эшләре байтак. Чишмәләрне карыйсы, вак-төяк агачлары кисәсе, урамнарга таш түшәп бетерәселәре бар. Эшлисе эшләр турында сүз чыккач җитәкче:
— Иске Җогыпта зиратка чыга торган бер күпер эшлисе бар. Бу атнада материалларын алам, дип торам. Әйберләр дә бик кыйбат хәзер. Кышкы чорда бәяләрне барлап, шуның кадәр акча кирәк, дип исәпләп куябыз. Җәйге чорда бәяләр арта да куя, — диде.
Шулай да җаен табалар. Аннары күмәк хуҗалык та ярдәменнән ташламый. Менә шулай авыл халкы, күмәк хуҗалык, авыл җирлеге шулай бербөтен булып аңлашып яшәгәндә, эшләгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә буладыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев