Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Капка алдындагы печәнне генә чаптыртып алыйм әле

Редакциягә хат килде.

"Район үзәге Олы Әтнә авылында язын-көзен, җәен үзәк бәгырьгә үткән проблема инде ул. Ни хикмәт, Олы Әтнә авылы халкы үзенең капка алдындагы печәнен дә чабарга иренә. Елның-елында оешма хезмәткәрләренә йөкләнә бу эш. Узган атнада билгеләнгән урамны чабарга төштек, әлеге урамда яшәүче апайлар, печән чабучылар килде, капка алдындагы печәнне генә чаптырып алыйм, дип сөртенә-сөртенә йөгерешәләр. Чын кәмит инде менә. Нигә гел оешма хезмәткәрләре килеп, чабарга тиеш соң ул печәнне. Мин менә район авылларының берсендә яшим. Капка алдымны беркемнең дә килеп чабып киткәне юк. Татар халкы элек-электән үзенең капка алдын, ишек алдын пөхтә, чиста тоткан. Безнең халык та ул сыйфатлар да калмадымы әллә инде ул. Моның берәр чарасын күрергә кирәк, минемчә".

Газетаның социаль челтәренә менә шундый эчтәлектәге хат юллаганнар безгә. Исем-фамилиясен күрсәтмәгән. Хәер, анысы нигә кирәк. Ни генә дисәк тә, хаклык бар бит бу сүзләрдә. Бәлки, дөрестән дә берәр чарасын күрергә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев