Кибет кенә төзисе калды
Кышлау авыл халкы, мәдәнияте, китапханәсе, мәктәбе бергәләп өмә ясап, кибет буласы урынны җыештырды.
Татарстан районнарында "Авыл кибете" программасы кысаларында блок-модульле кибет безнең районда да төзеләчәк, дип яздык.
- Җыештырып бетерә алдык кибет урынын. Җомга көнне төштән соң, блок-модульле кибет буласы урынга казык кагып киттеләр. Төзисе генә калды, - диде Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова.
Фотолар Кышлау авыл мәдәният йорты альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев