Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Кимеләр әзерләнәләр

Алдан аяк киенде Күлле Киме авыл җирлегендә яшәүчеләр. Оешма хезмәткәрләре дә бик булдыклы, эшчән булып чыктылар.

Мәчетне чистартудан башланды һәм шул җиңеллек белән барлык авылларны чистартып чыктылар. Күлле Киме авылын апрельдә чистарта башласалар, майда Ары авылына тотындылар. Авыл эчләре дә, юл кырыйлары да бик әйбәтләп чистартылды. Аннан чират зиратларга җитте.

- Бүгенге көнгә 4 авыл зираты да чистартылды. Авылларда да - чисаталык. Күлле Киме белән Ары авылындагы чүпләрне трактор белән җыйдык. Калган ике авылга трактор керә алмады. Бүгенге көндә Җиңү бәйрәменә әзерләнәбез, веноклар ясыйбыз. Дүрт авылда да венок куелачак. Безнең җирлектә сугыш ветераны юк, 26 тыл ветераны бар. Шуларны һәйкәл алдына чакырып, зурлап бәйрәм үткәрәчәкбез. Бу бәйрәм Күлле Кимедә сәгать - 10 да, Арыда 13.00 сәгатьтә булачак. Бездә тагын бер матур гадәт бар: Җиңү бәйрәмен билгеләп узганда 80 яше тулган ветераннарны да һәйкәл каршында котлыйбыз. Бүләген хуҗалык ала. Җирлектә 80 яше тулган 8 кеше бар, - ди Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Фотолар Күлле Киме  белән Ары авыл мәдәният йорты стенасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев