Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Комыргуҗа авылында чиста су программасы эшли

Районыбызның Комыргуҗа авылында «Чиста су» проекты буенча эшләр дәвам итә. Әлеге проектының максаты — халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү. 2021 елның 1 гыйнварыннан бирле «Чиста су» федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла

Масштаблы программа ярдәмендә, 2024 елга үзәккләштерелгән су белән тәэмин итү системалары аша сыйфатлы су белән тәэмин ителгән халык
өлеше 90,8% ка кадәр үсәр дип көтелә.

Әнә шул процентлар артында, тиздән, безнең Комыргуҗа да булачак.  Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиевтән сорашып, эшчеләр белән сөйләшеп, шушы язманы әзерләдек.
«Чиста су» федераль проекты Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маенда дөнья күргән указы нигезендә, «Экология» милли проекты
кысаларында эшли.
— Бүгенге көндә үзәк юлга параллель рәвештә су трассасы сузыла. Эшләүче егетләр башка районнан килеп йөриләр. Иң мөһиме — эшләрен намус
белән, тиешенчә башкаралар, — ди җирлек башлыгы. Һәр җирдәгечә, аерым коелар калдырыла. Әйтүләренчә, 4-5 йортка берәү булачак икән.Әгәр чиста суны өенә кертергә теләүче булса, үз исәбенә, өенә үк уздырачак. Әлбәттә, бездә халык һәр яңалыкка — уңаймы ул, тискәреме, барыбер дә шикләнеп карый. «Су нинди булыр икән? Башта эшләтеп карасыннар», диючеләр шактый икән дигән фикер туды. Шул сәбәпле, әлегә чиста су линиясенә кушылучылар бик күп түгел ди. Моннан тыш, биредә янгын гидрантлары да урын алачак. Аларын 5тән дә ким итмибез дип планлаштыралар. Ерак тарихка күз салсак, моның проекты

2019 елны ук әзерләнгән. Узган елны ук бер өлеше эшләнгән. Әйтик, төп скважина Мәрҗән авылы ягында — Тукай урамы башында казылган. Су трассасы шуннан узган. Хәзер Татарстан урамы буйлап, шулай ук Комсомол урамының да бер өлешенә сузыла. Кызганычка каршы, быел ул барлык урамнарга кереп бетә алмый.

Ә сораучылар бар, диделәр. Алдан ук әйтик, монда эш шактый күләмле. Шуңа күрә быел гына өлгермәскә дә мөмкиннәр, киләсе елны да дәвам итәрләр
дигән фикер бар. Моңа кадәр авыл халкы чиста, сыйфатлы суны үзләре казыткан скважиналардан, шулай ук Пионер һәм Тукай урамнары чатындагы коедан алды. g "Чиста су"ның максаты изге — Россия халкының 91 процентын үзәкләштерелгән тәртиптә эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү, шәһәрләрдә бу
күрсәткеч 99 процентка ук җитәчәк. Эшләүче егетләр белән дә аралашырга өлгердек. Төп подрядчылар — Балтач районыннан. "Чиста су"ның максаты — изге, нәтиҗәсе — куанычлы Оешманың прорабы Ренат Гыймадиев:
— Әлегә без дүрт кеше эшлибез. Эштә тоткарлык булмау сәбәпле, күләмле хезмәт башкардык. Тулысынча тәмамлауны да озакка сузмабыз дип уйлыйм.
Барлык күләмгә карата 60 процентын башкардык инде. Без бары трасса гына сузабыз. Ә аерым хуҗалыкларга су кертүне башка оешма башкарачак, — дип
таныштырып узды.
Әлегә монда, прорабтан тыш, экскаватор белән Раушан Ибраһимов, Алмаз Корбанов һәм Айнур Римахмәтов эшли. Иртәнге 7-8дән кичке 6ларга
кадәр көч куялар. Ашарга үзләре белән алып киләләр. Биредә су трассасы торбалары 110 мм диаметрлы, кышкы суыкларда кату куркынычы юк
— 2 метрдан тирәнрәк итеп казып урнаштыралар. Аңлавымча, системасы болайрак — скважинадан кудырылган суны халык җитәрлек итеп алып бетергәч,
артык су махсус урнаштырылган башняга кудырыла. Ул басым астында тора, реле, датчиклар белән эшләүче бу башняны гидропневмоаккумулятор белән
чагыштырырга мөмкин. Фәнис Низамиевнең шатлыгын аңларга була:
— Кыскасы, район җитәкчеләре ярдәме белән авылда су проблемасы уңай хәл ителеп ята, — дип
куана ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев