Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Комыргуҗа авылыннан Эльвира тудырган матурлык

«Башкалардан аерылып торыр өчен түгел, күңел кушканга эшлим»

Комыргуҗа авылында гомер итүче, Морки районы Коркатово авылы кызы Эльвира ханым Хәйруллина әнә шулай дип шаккаттырды. 

Аның кебек гади, сабыр, кемдер нәрсәдер китереп биргәнне көтеп ятмыйча, булганына шөкер итеп яшәүчеләр сирәктер. Гаиләдә алты бала, биш кыз, бер ир бала булып, аңа биреләчәк язмыш сынавы исем кушканда ук тәкъдиренә язылган күрәсең. Милләте буенча мари кызына әтисе Федор ни өчендер Эльвира исеме куштыра. Башка балаларына христан исемнәре бирә. «Ник миңа гына татарча исем кушкандыр. Әле дә аңлый аңлыйм. Димәк татарлар арасында яшәячәгем шулвакытта ук билгеле булгандыр. Исемемне ишеткәч, мине татар хатыны дип уйлаучылар да бар», — ди ул үзе елмаеп.
Комыргуҗа авылына килүе дә үзенчәлекле аның. Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга керә. Әмма бер елдан соң, укуын ташлый. Кешеләрне җәлләве нәтиҗәсендә укол да кадарга курка хәтта. Аннары азрак заводта эшләп ала да, сатучы булырга теләп, укырга керә. Военторгта эшли башлый. Шул вакытта армиядә хезмәт итү өчен документлар җыя башлый. Документлар Мәскәүдән әйләнеп кайта, Эльвираны хезмәт итәргә яраклы дип табалар. Һәм ике ел ракета гаскәрләрендә гади солдат булып хезмәт итә.
— Хезмәт итеп кайткач, өч баласы булган апамны Әтнә районына колхоз җибәрүләре билгеле булды. Мин инде аңа: «Өч бала белән кая барасың инде. Әйдә, синең урынга мин китәм, дидем. Һәм өч кыз Шахтер колхозына эшкә килдек. Бер ел эшләгәч, ике дус кызым кире кайтып киттеләр. Ә мин биредә калдым. Нигә калдым, әле дә ул соравыма җавап таба алмыйм. Язмышым шулдыр, күрәмсең. 

Аннары Рифат исемле егеткә кияүгә чыга. Тик аның белән алты ел гына яшәп кала. 38 яшендә ике бала белән тол кала. Аның үлеменнән соң, кабат гаилә корырга теләге дә, уе да булмый. Чөнки Рифатка кияүгә чыкканчы, гаилә корып карый ул. Әлеге ирнең җәберләвенә түзә алмый, аерыла. Ә менә Рифатын әле дә сагынып искә ала. «Олы улым үсеп җиткәнче, әтисенең икенче кеше икәнен белмәде. Ник фамилия икенче дип аптырата торгач, син минем кыз фамилиямдә, дип әйтә торган идем», — дип истәлекләре белән уртаклашты ул.

Бүгенге көндә ике улына кадерле әни ул. Ә уллары Эльвираның бәхете, ярдәмчеләре. Матурлык, тормышны яраткан әниләренә ярдәм итәргә тырышалар. 
— Минем тормышымның бөтен вакыйгасы шушы Комыргуҗа авылы белән бәйле. Биредә томышка чыктым. Рифат вафатыннан соң, күңел төшенкелегенә бирелеп алдым. Ул шундый матур, акыллы кеше иде. Аның бер елмаю гына да ни тора иде. Күңел куагнычым улларым бар. Күршеләрем бик яхшы минем, алар ярдәмгә килделәр. Аннары үзем дә тик тора торган кеше түгелмен. Гомергә ике җирдә эшләдем, чөнки улларымны үстерәсем бар иде. Әле бу эшкә, әле икенче эшкә чаптым. Аннары үз әниемне дүрт ел карадым. Ул вакытта да барысына да өлгердем. Улларым да булыштылар. 

Бүгенге көндә мәдәният йортында җыештыручы булып эшли Эльвира Хәйруллина. Мәдәният йорты террриториясен чәчәкләргә күмүче дә, капка алдында матурлык тудыручы да ул. Чәчәкләрне үсентеләрен үстереп яздан чыгара. Җәй буе аларны чистартып, карап тора. Чәчәк атып бетергәннәрен кисеп алып, алар урынына яңасын утырта.

Инде өченче партия чәчәкләре чәчәк ата. Чәчәкләр арасына таш сыннарны да үзе ясый. Цементтан эт, кырмыска, керпе сыннары, кечкенә әкияти йортлар да ясаган. 
— Ишек алдын да матурлыйсым — беседка ясыйсым, фонтан куясым, ял итә торган урын эшлисем килә. Йокларга яткач та, шул хакта уйлап ятам. Хәзер бөтенесенә дә өлгереп бетә алмыйм, олыгаяммы шунда, — дип елмая ул. 
Эльвира ханымның гадилегенә сокландык. Соңыннан фотога төшәргә ризалатуы да кыен булды. Үзе ясаган сын янына, гаиләнең бер әгъзасы булган эте белән утырып төшәргә риза булды. Анда да: 
— Безнең эт түгел бу. Урамда тилм5ереп йөргәнен күреп, өйгә алып кайттым. Хәзер бездә яши, — дип «Муха» кушаматлы эте белән таныштырып. 
Киң, ачык күңелле кешеләрне хайваннар да сизә шул. Алдагы көннәрендә Эльвирага барлык уй-теләкләрен тормышка ашырырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев