Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Коймак пеште, шашлык кызды, Мәңгәр гөрләде

Районыбыз авылларында урам бәйрәмнәре дәвам итә. Төрлечә атала бу бәйрәм, Кышкы сабантуй дип тә әйтүчеләр бар, ничек кенә булмасын авыл халкына ошый. Иртә таңнан төнгә кадәр эшләгән авыл кешесе моңа бик лаек.

Кичә Олы Мәңгәрдә Урам бәйрәме үткәрделәр. 

Авыл гөрләде, чәй, коймак, шашлык белән сыйландылар. Төрле спорт уеннары уйналды. Алай гына да түгел, мәктәпнең спорт залында Мәңгәр халык театры призына волейбол ярышы уйнадылар.

Без волейболны егетләр уйнаганга ияләнеп киләбез, ә Мәңгәрдә кызлар командалары - Әтнә белән Мәңгәр кызларыннан торган ике команда көч сынашты.

- Шәп уйнадылар. Әтнә кызлары осталыкларын күрсәтеп, беренче урын яуладылар. Студентлардан торган Мәңгәр кызлары - икенче урында, укучылардан торган Мәңгәр кызлары  өченче урында калды. Театр коллективы әзерләгән бүләкләрне тапшырдык, - ди Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов. 

"Татарлар" тапшыруы телевидениегә төшерде. Хуҗалык финанс ярдәме күрсәтте. 

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев