Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Күәм җирлегендә күпер дә, су да була

Күәм авыл җирлегендә үзара салым буенча эшчәнлек дәвам итә. Быелгысы аеруча зур күләмле булыр кебек

10нчы март көненә Күәм авыл җирлеге буенча үзара салым акчаларын җыю 90 % тәшкил итә. Авыл  җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин шулай диде.
Әле узган елгы үзара салым буенча тупланган суммаларны ахыргача үзләштереп бетермәгәннәр. Шулай да күп эш башкарылган инде.
– Күәмнең “Иске авыл”ыннан мәктәпкә илтүче дамбага ут баганалары куеп, яктырту эшен башладык. Ул дәвам итәчәк, – диде җитәкче.
Әлеге юл 1,5 километр тирәсе. Уйласаң була шул ул – хәтердә әле, биредәге юлны башта балчык белән ныгыттылар, таш җәйделәр. Инде менә аны яктырту эшләре дә башланган. Дамбаның бер ягындагы агач чыбык-чабыкларын чапканнар, кирәк булса төпләгәннәр. Инде бер өлешендә баганалар да утыртканнар. Ә менә Каенсар авылы зиратының әйләнәсенә калайдан рәшәткә койма корырга уйлыйлар. Халык санын һәм зиратның зурлыгын исәпкә алганда, бу эш әле берничә ел дәвам итәр, мөгаен. Шул ук вакытта, мөмкинлек чыгуга ук урамга узган елны кайтарылган ташны җәяргә планлаштыралар. – Казак Үртәмен күләмле эш көтә.
Иң куанычлысы – быел су кертәбез, – ди ул.
Бу уңайдан былтыр ук 800 метр озынлыкта суүткәргеч сузганнар иде. Быел урамда 750 метрлап суүткәргеч сузарга ниятлиләр. Моннан тыш, авылдан зиратка чыга торган күперне төзәтергә уйлыйлар. ЖБ-плитәләр, торбалар кайтарылган инде. “Җәйгә күпер булыр”, – диләр. Бер уңайдан, үзара салымга карамаса да, Казак Үртәменә баручы дамбадагы юлны да искә алдык. Дөресен әйтергә кирәк, ул юл кичекмәстән төзәтүне сорый.
Дусымда да көзен суүткәргечне ремонтлаганнар иде, бу эш әле дәвам итә. Әйшияздә исә, мәдәният йорты территориясен чистартып, обелиск куярга ниятлиләр.
Ниятләре барып чыкса, бик яхшы. Алдагы планнарны да искә алдык. Боларның киләчәктәгеләрен дә башкару өчен үзара салым акчаларын вакытында тапшыру кирәк. Бу уңайдан бердәнбер проблема – һәр җирлектәгечә биредә теркәлеп, башка җирдә яшәүчеләр бар. Шулай да, бу юнәлештә эш бара. Аны тиешенчә башкарып чыгасыларына шикләнмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев