Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Кышлау җирлеге: халык белән бергә

Авыл җирлегендә нинди эшкә тотынсалар да, халык ярдәм итә.

Ә бүгенгесе ничек? Авыл җирлегенең яңа башлыгы Айрат Кашшапов белән шул хакта сөйләштек.

– Гадәттә, авыл җирлеге диюгә, аның демографик хәле күз алдына килә? Кышлау авыл җирлегендәгесен дә шәрехләп үтик?

– Җирлеккә кергән Кышлау, Кызыл Утар һәм Яңа Өҗем авылларында барысы 456 кеше яши. Араларында теркәлүе бездә булып, читтә яшәүчеләр дә бар. Шунысы куандыра: җирлектә яшәүчеләрнең гомуми яше артык олы түгел. Бүгенге көндә эш яшендәгеләр саны – 258, ягъни барлык халыкның өчтән икесе. Шунда ук кызганычка каршы дип тә өстәргә кирәк: халык саны кимү дәвам итә – узган елны 7 кеше үлеп, нибары 2 кеше туды.

– Бу уңайдан җирлектәге балалар саны, мәктәпләрдә белем алучылар турында сорамыйча кала алмыйм.

– Кышлау авыл җирлегендә 1 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп эшли. Мәктәпнең башлангыч сыйныфларында 6 бала белем ала. Аларга 2 укытучы белем бирә. Балалар бакчасында 13 сабый тәрбияләнә, бу эшне 1 тәрбияче, 1 тәрбияче ярдәмчесе башкара. Иске Өҗем төп мәктәбендә – 2, Яңа Шашы төп мәктәбендә – 6, Күңгәр урта мәктәбендә – 11, Олы Әтнә мәктәбендә – 3, Яңа Кенәр ярдәмче-интернат мәктәбендә 2 бала укый.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев