Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Махсус программа­лар уңышлы эшли

Марат Сабирҗанов белән әңгәмәбез өстәлгә тезелеп киткән, җирлекнең спорт өлкәсендәге уңышларын чагылдырган Кубок, медальләр белән танышудан башланды. Алар шактый һәм барысы да җирлек оештырган командалар тарафыннан яуланган.

– Спорт бәйгеләренә чакырсалар, берсен дә калдырмаска тырышабыз һәм берсеннән дә призлы урын яуламыйча кайтканыбыз юк, – дип горурлана Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов.
Чөнки спорт объектлары уңышлы эшләп килә: махсус программа нигезендә бул­дырылган, бөтен уңай­лыклары булган мини-футбол мәйданчыгын, яисә, кү­мәк хуҗалык ярдәме белән үз­ләре төзегән хоккей мәй­дан­чыкларын гына алыйк – ерактан балкып, үзләренә дәшеп торалар.
Шулай ук Дәүләт программасы буенча Яшьлек урамына тулысынча һәм Чишмәле урамының яртысына асфальт җәелгән. Ә калган яртысына – авыл башына кадәр вак таш (щпс) түшәгәннәр. Махсус програм­ма буенча “Яшьлек” паркы төзелеше дәвам итә. Хәер, дәвам итә диюдән бигрәк, тәмамланып килә дию дөресрәк булыр.
Тагын бер яңалык – Яңа Шашы авылы мәктәбе янында автобус тукталышы оештырып яталар. Авыл аша узучылар күзаллыйлардыр – юл кырыен­да зур-зур агачлар үсеп утыра. Менә шуларны да кистереп, юк итәргә уйлыйлар.
Чишмәле Сапта да зур үзгәрешләр дәвам итә. Махсус программа буенча транспорт йөри торган төп урамда ут баганалары куюлары хакында язган идек инде. Монда үзара салым исәбенә авыл зиратының бер як коймасын алыштырырга уйлыйлар. Биредә бер кое булдырырга да планлаштыралар.
Үзара салым акчаларына Мамыш авылы урамына таш җәячәкләр, ташны ташып куйганнар инде. Биредә күперне дә рәтләп куярга уйлыйлар.
Чембулат һәм Иске Җогып авылларында да зур күләмле эшләр башкарыла. Бу авылларда балалар мәйданчыгы оештыру башланган инде. «Качель», «турник» ише җиһазлар булачак аларда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев