Әтнә таңы

"Марс чишмәсе" нең эшен бетерделәр

Чшмәләр - авыл горурлыгы гына түгел , чиста су чыганагы да. Менә шуны аңлаучылар яши Күлле Киме авылында.

Күлле Кименең "Марс чишмәсе" төзекләндерелә башлавы, аңа илтүче юлны  авылның мәрхәмәтле кешеләре булышлыгы белән салынуын бер хәбәр иткән идек.

Менә шул чишмәгә авылның икенче урамыннан килә торган юлдан төшә торган баскыч та эшләделәр.

- Беренчесен эшләгәндә шул якта яшәүчеләр, Хәмитовлар ярдәме зур булган иде. Икенче яктан килүче юл  Күлле Киме авыл җирлегенең үзара салым программасы белән эшләнде. Кичә эшләп бетереп, буяп, җиренә җиткереп киттеләр, - диделәр  авыл җирлеге хезмәткәрләре.

Реклама

-  Бәйрәм көннәрендә чишмә юлын эшләучеләргә, карап эшләтүчеләргә , оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, барыбызга да шул чишмә суын эчеп, исән-сау яшәргә насыйп булсын, - диләр авыл кешеләре.

Фәрештәләрнең "Амииин" дигән минутына туры килсен.

Чулпан Сәләхова фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: