Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Наилә апа Гәрәева сөйләде

Бүген Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән Түбән Бәрәскә, Олы Бәрәзә авылларында

 Бөек Җиңүнең 74  еллыгына багышланган бәйрәм чаралары - митинглар узды. Бәйрәм Обелискка венок салудан башланды.  

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә апа Бадыйгованы, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин Җиңү бәйрәме белән котлап, аларга ихлас рәхмәтен җиткерде. Сәламәтлек теләп, бәйрәмдә катнашучы 184  кешегә бүләк - пакетлар тапшырды. 

Өлкәннәрне Түбән Бәрәәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова да котлап, ихлас теләкләрен җиткереп, җирлекнең узган һәм бүгенге яшәеше хакында әйтеп узды.

Иң үтемле чыгыш мәртәбәле артисткабыз, сугыш чоры баласы Наилә апа Гәрәеваныкы булды. Үзәкләргә үтәрлек итеп сөйләде. Бердәнбер сугыш ветераны Мөршидә апа Бадыйгованы алкышлап каршы алдылар, рәхмәт әйтеп озаттылар. 18 яшендә сугышка кергән, 20 яше тулган көнне сугыштан кайткан Мөршидә апаның чыгышын әле озак истә тотарлар.

 Һәр ике авыл халкы да бу бәйрәмне оештыручы, матди ярдәм күрсәтүче хуҗалык рәисенә, авыл җирлеге башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Теләкләре фәрештәләрнең "Әмииин" дип торган вакытларына туры килгән булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев