Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Олы Мәңгәрнең олы урамы яктырды

Максатчан программа нигезендә

"Олы Мәңгәр авыл җирлегенең Арчага бара торган үзәк урамы  шәһәр урамы кебек хәзер, яп-якты бездә. 

4-5 көн бар инде",-  дип хәбәр иттеләр Олы Мәңгәрдә яшәүчеләр. "Гомумән, авылыбыз яп-якты хәзер, чөнки соңгы көннәрдә  баганадагы лампочкаларның янмаганын да алыштырып чыктылар", - дип хәбәр иттеләр.

- Әйе шул, үзәк урамда иллегә якын багананың уты яна башлады, баганалардагы лампочкаларны да алыштырдык шул, - ди авыл җирлеге башлыгы рәисе Фәнис Тәхавиев.

Рафис Сәләхетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев