Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Өшкәтә елады бүген

Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә Бөек Җиңү көнен билгеләп, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә башладылар. Бүген мондый чара - митинг Өшкәтә авылында узды

     Өшкәтә авылыннан 140 кеше сугышка киткән. 83 өшкәтәле кире авылларына әйләнеп кайта алмаган. Обелискка менә шуларның һәм сугыштан исән кайтучыларның исемнәре язылган.

Ә бу һәйкәл -обелиск исегездә булса 2015 елда Җиңү көнен билгеләп узганда ачылган иде. Ул Өшкәтә авылында туып үсеп, авылда  яшәүче Илдар абый Сәгъдиев инициативасы белән эшләнде. Аның изге ниятенә улы, "Казанкомпрессормаш" заводының генераль директоры Илнур да кушылган иде. Бүген дә ул авылдашларын Бөек Җиңү бәйрәменең 74 еллыгы белән котлады.

Яңа  һәйкәл каршында бүген хәтер яңарттылар, кечкенәләргә тынычлыкның күпме корбаннар бәрабәренә яулануын аңлаттылар. Хәер, мәктәп укучылары бу җирлектә кечкенәдән авыл тарихын белеп, аның белән кызыксынып үсәләр. Читкә китсәләр дә, Илдар абый авылына кайтып урнашкан кебек, туган җир туфрагы тартып кайтара аларны. 

Мәктәп укучыларының чыгышын авыл халкы да, килгән кунаклар да яратып карады. Җитәкчеләр чыгышын да "Киләсе елгы бәйрәмнәрне дә күрергә насыйп булсын, үзегез исән-сау булып эшләп торыгыз", дигән теләкләрен җиткереп, күз яшьләре белән тыңладылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев