Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Озакламый ачылачак

Хәтерегездәдер, Күңгәр авылының бакчасы дөрләп янды. Аллага шөкер, балалар юк чак иде. Менә шул бакча урынына яңасы төзелә.

Һәм ул озакламый сафка басып, балалар кабул итәчәк.

Бүгенге көндә балалар бакчасы булачак бу бина төзелеп бетеп килә. Аның тәрәзәләре дә куелган, кыскасы, монда эш кайный. 

- Ноябрь аенда балалар бакчасы файдалануга тапшырылыр, дип уйлап торабыз,- ди Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова.

Элекке балалар бакчасына 22 бала йөргән. Ә авыл җирлегендәге балалар саны, Аллага шөкер, аз түгел. "Бу санга тагын бер 10- 12 бала өстәлергә мөмкин, диләр авыл җирлеге белгечләре.

Исән-сау булсыннар, балалар бакчасының да игелеген үзләренә күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев