Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Сайлау Арыдагы кебек оештырылырга тиештер ул

Күлле Киме авыл җирлегенә керә Ары авылы. Үз эшен, кешеләрне яратучылар эшли бу авылда.

Бүген иртәннән тотынды алар эшкә. "Уха пешерергә әзерләнәбез, бәрәңге...", - дип тезеп китте фотохәбәрчебез Фидаил Кадимов. 

      Сайлауга әзерләнәсегез бардыр бит, дим. "Без шул сайлауга әзерлибез инде, дигәч, дәшә алмый тордым. Быелгы бәрәңгене чиләк каплап көлдә пешерәбез,  самавыр  чәе, коймак, дип торабыз, дип фотоларын салды. Күп тә үтмәде "Бәлеш тә әзер, авыл җирлеге коймак пешерергә кирәк-яракларны, пироглар, конфетлар, бәлеш китерде", - дип язды хәбәрчебез. 

Арыда яшисе килеп китте. Шушы теләкне көчәйтеп, видеосы да килеп төште. Җырлап-биеп, "Аллага шөкер, без Татарстанда яшибез", -дип, сайлау үткәрә алар. Кызыгырлык та, сокланырлык та. Үрнәк тә алырлык. 

- Яңа Бәрәскә авылы белән бергә 227 сайлаучы тавыш бирергә тиеш бездә, шуның 110нан артыгы төш вакытына сайлады инде, - диде әлеге бәйрәмне оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Сәлихҗан кызы Кадимова. 

Килә торалар, сайлыйлар, сыйланалар, бииләр, авылда чын бәйрәм бүген..., - дип шатлана, үзе дә шунда кайнаучы Фидаил Кадимов.

Менә шулай яшәргә кирәк. Сайлауларны да бәйрәмгә әйләндерә алган осталарга рәхмәттән башка сүз юк.

Ф.Кадимов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев