Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Син мине, энем, Әтнәгә алып бар" - Югары Сәрдә кайный

Кечкенә генә авыл җирлеге үзләре, умарта кортлары белән бер...

102 хуҗалыгы бар бу авыл җирлегенең, сиксәнендә кеше яши, кышын күбесе шәһәрдә. Тик берсе дә авыл белән элемтәсен өзми.  Нинди эшкә тотынсалар да, иң беренче булып төгәлләргә яраталар алар, өлкәннәре дә бик актив. 

"Балкыш" концертында Нурия апа Баязитова катнашты Югары Сәрдәдән. Репетициягә дә киләсе бар. Без аптырыйбыз, ничек килә алыр икән, яше дә бар, дибез.  Ә у Нурия апа  аптырамаган.

- Син мине, энем, Әтнәгә алып бар,- шулай дип килеп әйткәч Нурия апа,  башта югалып калдым. Сораша торгач, аңлаштык. Алып барып, алып кайтып йөрергә туры килде, - ди Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов. - Исән-сау булып, катнашсыннар гына. Проблема түгел.

Авыл бүгенге көндә дә кайный, үзара салым акчасын җыялар алар. Бер кешегә 500 сум дип билгеләгәннәр. Сайлау яшендәге 139 кеше бар авылда.

- Бүгенге көнгә салым акчасының 80 проценты җыйналды инде. Юлларга таш салып, зират коймаларын карарбыз, дигән идек. Үзебез җыйган акча 69 меңләп җыела. Дәүләт кушса, байтак эшләргә җитәр дип торабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Эшләрен эшләп куанырга насыйп булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев