Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Сәрдәләр сынатмый

Район үзәгеннән ераграк урнашкан авылларыбыз арасында Югары Сәрдә аерым урын алып тора. Олы юлдан читтә, күрше районның Кушлавычы артында , таулар, агачлыклар арасында сыенып утырган бу авыл башкалары арасында әллә ни аерылып тормаса да, аның үз тарихы, үз язмышы.

Һәм бу тарих бик тирәнгә кереп бәйләнә. Сәрдә авылы исеме Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Бу хакта тарихи документлар, халык авыз иҗаты әсәрләре һәм башка чыганакларда ныклы дәлилләр бар. Ул чорда авыл Арча юлы өстендәге Олы Сәрдә атамасы буларак күрсәтелгән. Заманында археолог­лар  биредә 1476-1477 елларга кагылышлы  кабер ташлары тапканнар .
Югары Сәрдә атамасы кайдан барлыкка килгән соң? Риваятьләр буенча, авылга исем “сәрдә” дип аталган үсемлеккә нигезләнгән. Бу якларда әлеге үсемлек әле дә очрый. Бу җирләрдә элек урман булып, анда чирмешләр яшәгән дигән фикерләр дә бар. Чирмеш зираты дип аталган урын биредә әле дә сакланган. Чирмеш урамы, чирмеш тыкрыгы дигән атамалар да бүгенге көнгә кадәр кулланышта.
Республикабыз олы тарихи даталарны каршы алыр­га әзерләнеп йөргән бу көннәрдә  районыбыз китапханәчеләре тарафыннан үткәннәрне барлау, ачыклау эшенә аерым игътибар бирелә. Югары Сәрдә авылы китапханәчесе Рәйхана Сабирова да бу эшкә ныклап тотынган. Китапханәнең кысан стеллажлары арасында туган авылы турында кызыклы фактлар турында да сөйләде ул. Мәсәлән, 1929 елда авылда Сталин исемендәге әртил оештырыла.  1940 елгы хуҗалык кенәгәләрендә авылда сарык-сыер асрау, халыкның тавыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнүләре хакында язмалар бар. Уйлап кына карагыз, авылда 1938 елда 300 урынлы мәдәният йорты, 30 кешегә исәпләнгән уку йорты төзелә. Тарихи чыганакларда бу чорда авылда барлыгы 1281 кеше яшәве хакында әйтелгән. Ә узган гасырның 50 елларында кеше саны кисәк кимегән – 470кә калган. Моңа дәһшәтле сугыш еллары да үз эзен салмый калмаган, күрәсең. Кызганыч, 1982 елда янгын чыгып, мәдәният йорты да, уку йорты да көлгә әйләнгән. Бары тик 1991 елда яңа китапханә ачуга ирешәләр, ә клуб итеп кечкенә генә медпункт бинасын кулланалар. 1995 елда исә авыл советы, почта, медпункт урнашкан бинаны сүтеп, зурайтып, клуб итеп эшлиләр.
Бүгенге көндә авылда барлыгы 103 хуҗалык булып, аның 88дә 194 кеше гомер кичерә. Нигездә, биредә яшәүчеләр өлкәннәр, яшьрәкләр исә шәһәргә яки күрше авылларга барып эшли. Күп еллар авыл җирлеген Рәшит Хөснетдинов  җитәкләп килә. Биредә ул яше-карты өчен үз кеше – авылдашлары арасында абруе бик зур.  Авылда мәдәният йорты, китапханә эшли. Күп кенә авыллар почтальонсыз интеккәндә, биредә почта бүлеген дә саклап калганнар, анда Райлә Хәйруллина хезмәт куя. Районда узган барлык җәмәгать эшләрендә актив катнашып киләләр. Өлкәннәре бик актив, монысын әле күптән түгел генә узган “Балкыш” ветераннар фестиваленнән чыгып та әйтеп була. Күпләп мал асрыйлар, бакчалары тулы яшелчә. Яшәү дәртен сүндермичә шулай яшәргә язсын үзләренә.
Раил Зарипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев