Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Дүрт мәйданчык әзерләнә

Сүзем балалар мәйданчыгы турында. Быел районыбызда үзара салым акчасы хисабына күп җирлектә балалар мәйданчыклары ачылды.

Менә тагын 4 балалар мәйданчыгы ачылырга әзерләнә. Болары  Күңгәр авыл җирлегендә булачак.

Әлеге мәйданчыклар Түбән Шашы авылында - кибет кырыенда, Күңгәр авылында- иске кибет янында, Күшәр авылында хәтта икәү ачыла, алары - Тукай урамы белән мәчет  урамында урнаштырылачак.

- Балалар мәйданчыклары халык ярдәме белән җыелган, дәүләтебез булышкан үзара салым акчасына ачыла. Бүгенге көндә аларның әйләнәсенә койма тотыла. Эше бетүгә ачабыз, - ди Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова.

Игелеген күрергә насыйп булсын.

Фотодагы менә бу балалар тиздән мәйданчыклы булачак. Фото Күңгәр мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев