Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Ташчишмә авылы да “Чиста су”лы була

Хәтерлисездер, Ташчишмә авылы халкының, авыл урамына җир астындагы искергән торбалардан өскә бәреп чыккан судан зарлануы хакында язган идек.

“Яхшыга өметләнәбез”, – дип каршы алды безне бер төркем авыл кешесе. Су торбасы сузган җирне карарга, күрергә дип җылы өйләреннән салкын урамга чыкканнар.
– Зур куаныч инде бу. Нык искергән иде шул элекке су торбалары, – диешеп, без сорашканчы ук хәлне аңлатырга керештеләр.
Биредә эшләүче оешма мастеры Рафил Рәхимҗановтан эш барышы белән таныштыруын сорадык. Озакка сузылмасмы ул? Югыйсә, асфальт юлда да, башка урамнарда да тау күче булып балчык өелгән. Техника белән узарлык бер юл гына калган. Мастердан шулар хакында да сораштык. Ташчишмә халкын сөендерергә ашыгыйк:
– Бу эшне тиз арада бетерергә исәп. Бернинди тоткарлык та юк. Күргәнегезчә, авыл җирлеге башлыгы да монда, эш барышы һәрдаим контрольдә, – ди ул.
Бик нык искергән т урыда – барысы 358 метрны әле ерак 2011 елда ук алыштырганнар иде. Моны халык үзе акча җыеп эшләтте. 2016 елны яңа скважина да казыттылар. Хәзер, сентябрь ае башыннан шул 358 метр җирдән кала башкалары урынына яңа трасса сузыла. Ә элекке трассаны калдыруны, әйтүләренчә, шул урамда яшәүчеләр үзләре сораганнар.
– Кыскасы, 1 километрдан артык озынлыкта булачак бу линия. Монысы – авылда су трассасын алыштыра торган соңгы урам. Әлегә элекке башняга тоташтырабыз, анысы да яхшы хәлдә, – дип аңлаттылар.
Ә үзләре белән таныштырырга теләмәгән авыл абзыйлары уңайга өметләнүләрен тагын бер ассызыкладылар.
– Яңа иске булмас инде. Аннан соң, теләүчеләр линияне өйләренә дә суза алалар… Ни генә булмасын, авыл җирендә иң кирәкләре су белән юл шул, – диделәр.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Су торбалары – полиэтилен материалдан, диаметры 110 миллиметр. Линия 1 километрдан артык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев