Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Түбән Бәрәскәнең паркын күрдегезме әле

Гел гаҗәпләндерә бу авыл җирлеге. Җитәкчеләре тырыш, халкы тырыш...

Нәтиҗәдә, күлле дә, парклы да булдылар. Төнлә дә ерактан балкып тора. Күпме хезмәт куелганын үзләре генә белә. Күлле булыр өчен күпме чистарту эшләре генә алып бармадылар.

Менә шул паркка балалар мәйданчыгын да урнаштырып өлгерделәр. Үзара салым да ярдәмгә килде. Хәер моның кадәр матурлыкны үзара салымга, хуҗалык та кушылмаса, берничек тә башкарып чыгып булмый. Бердәмдек көчле. бергәләп эшләү нәтиҗәсе бу!

- Көз көне зиратларыбызны җыештырасыбыз бар әле, - дип сөйләшә аларның халкы да. Аңлап эшләү нәтиҗәсе күз алдында. Барысы да үзләре өчен икәнлекне яхшы аңлый монда халык.

Буладыр, әйткәләшкән, чәкәләшкән, бәхәсләшкән вакытлары да. Тормыш ансыз гына бармый. Тик тырышлык зур. Монысы- бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев