Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

“Тимери” балкып тора

Чын мәгънәсендә чыганак – су чыганагы бу кое. Ә инде өстен матур итеп корып та куйгач, ерактан “балкып тора”.

Шул коеның каршында гына яшәүче Рәмлә Абдуллина таныштырды бу коеның тарихы белән. Шактый югарыда урнашса да, суы да мул, тәмле дә икән.
Үзара салым акчасына оештырганнар аны.
– Ясаган елны шулкадәр яхшы булды, бөтен компотларны, кыяр-помидорлар тозлауны “Тимери” коесы суы белән башкардым, – ди ул.
Элекке тарихы да данлыклы бу коеның.
– Хәтерлим әле, хәзерге мәдәният йорты урынында колхозның “пожарный” пунк­ты, ә аның артында машина-трактор паркы һәм гаражы урнашкан иде. Суны шушы “Тимери” коесыннан алдылар, – дип өсти.
Ә бит үзәк – асфальт урамда тагын бер кое булган. Бәхәссез, “Тимери”нең суы тәмле, йомшак. Тик бер кыенлыгы бар - тирәнлеге шактый. Шулай да, хәзерге махсус программалар нигезендә чишмә-коеларны барлап, саклаган чорда шушы “Тимери” кебек коеларның мөһимлеге бәхәссез.
– Бик кызганыч, бер елны ташу суы төште аңа. Шуннан бирле кое суын кулланган кеше юк. Андагы шакшы суны суыртып кына аласы бар югыйсә. Әле дә эчәргә була… Хәер, хәзер скважинадан килгән урам суын кулланалар инде, – дип авыр сулый.
Еш кына, безнең район­да да үзара салым җыюны өнәмәүчеләр тавышы ишетелгәли.
 Көпчәккә таяк кыстыру бу. Халыкка конкрет ярдәмне күрергә теләми алар дигән фикер туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев