Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнәдәге чишмәләр яңара

Олы Әтнәдә "Акый" һәм "Кизләү" чишмәсе бар.

Аллага шөкер, берсе дә ташландык түгел, гел яңартып, төзекләндереп торалар.

Шушы көннәрдә Олы Әтнәнең Кече Әтнә ягындагы өске өлешендәге "Акый" чишмәсенең әйләнәсе бизәкле тимер коймалар белән әйләндереп алынды. 

- "Акый"ны эшләдек, "Кизләү" чишмәсендә бүгенге көндә эш бара, шундый ук койма белән әйләндереләсе, анысының әйләнәсе зуррак була. Коймалар саклау зонасы күрсәткечләрен истә тотып, үзара салым акчасына эшләнә,- дип ачыклык кертте Олы Әтнә авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев