Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Вертолет килмәде, шулай да калмадык..."

Үртәм авылының дөньяда барын оныттылар ахыры, дип тә уйлыйбыз.

   Юлыбыз юк инде безнең. Авыл эчендә дә йөреп булмый хәтта. Өлкәннәр көнендә безгә вертолет белән килсәләр генә инде, дип үзара сөйләшеп йөрдек. Килмәсләр, дип тә уйладык.

Барыбызны шаккатырып, кичә 3 октябрь көнне Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин үзе машинасы белән Үртәмгә төшеп, безне, 5 карчыкны,  Күәм авылының мәдәният йортына алып менде. Авыл җирлегенә кергән Күәм, Дусым, Әйшияз, Каенсар, Үртәм авылларыннан җыйналганнарга "Картаямени соң йөрәк" (6+)  дип исемләнгән концерт күрсәттеләр.

Җитәкчеләр үзләре дә котладылар. Бик күңелебез булды. Урамнарыбызны да онытмагыз  инде, дип тели-тели рәхмәт әйттек үзләренә. 

Марзыя Садыкова, 

Үртәм авылы. 

Фото:https://vk.com/id273293801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев