Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Вәт бәйрәм бу, берәү дә бүләксез калмады

Кичә кич белән, 19.00 сәгатьтә - Яңа Шашыда!

Авыл җирлекләре гөрли, көн дими, төн дими, мәдәният хезмәткәрләре төрле чаралар оештыралар. Үзләре генә дә түгел. Алар эшли башласа, берәү дә тик тора алмый. Я булыша, я катнаша... - читтә калучы юк.

- 27 февраль көнне  кич белән Яңа Шашы урамында да бәйрәм булды. Күмәк уеннар, спорт ярышлары, биюләр бер-берсе белән аралашып барды. Саф һавада казан асып, пылау пешерделәр. Бәйрәмгә килгән халыкны кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәмдә Иске Җогып һәм күрше авыллардан килгән кунаклар да бик теләп уеннарда катнаштылар. Һәм бер генә катнашучысы да бүләксез калмады...- дип хәбәр итте Яңа Шашы мәктәбе укытучысы, хәбәрчебез Гөлнара Корбанова.

Бүләк күп булган җирдә, хуҗалык катнашмый калмый. "Таң" хуҗалыгы белән Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчеләре дә халыкның ялы күңелле һәм файдалы булсын өчен җитәрлек көч куйганнар. Афәрин!

Гөлнара Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев