Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Яңа Шашыда үзара салым акчасы җыйналып бетү алдында

"Бик аз сумма гына калып бара, халык бик җаваплы карый", - диде Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов.

- Үзара референдум буенча эш бара, - ди ул.

Шул ук вакытта бу суммаларга эшләнәсе эшләр белән таныштырып узды. Иске Җогып һәм Чембулат авылларында балалар мәйданчыклары төзергә планлаштыралар. Чишмәле Сапта кое ремонтларга уйлыйлар, моннан тыш биредә зират коймасын яңарту да күз алдында тора.  Биредә узган елны ук төзелә башлаган футбол мәйданчыгын тулысынча сафка бастырырга ниятлиләр. Яңа Шашыда әлегә агачлар кисәләр. Шул ук вакытта урам утларын булдыру күз алдында тотыла, биредә су башнясына генератор алып куярга да исәплиләр.

Узган елгылары халыкның күз алдында - бик мөһим эшләр һәм тиешенчә башкарылдылар. Димәк, боларына да ышаныч зур.

Фото редакция архивыннан алынды: Яңа Шашыга журналист Риман Гыйлемханов килгән вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев