Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

“Яшьлек” үзенекен итте

Кыш белән саубуллашыр көннәр дә җитә. Февраль аеның соңгы көннәре – март башында районыбызда үзенә күрә бер матур традициягә әйләнгән урам бәйрәмнәре уза.

Олы Мәңгәрдә быелгы бәйрәм халык театры призына кызлар арасында волейбол ярышлары белән паралель рәвештә барды.  Мәктәп спортзалында өч команда – Мәңгәр 1, Мәңгәр 2 һәм Әтнә волейболчылары командасы үзара көч сынашты. Шунысын  да әйтәсе килә, Мәңгәр мәктәбенең волейболчы кызлары күп еллардан бирле спартакиада кысаларында узган бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап килделәр. Волейбол сөюче кызларның берничә буыны чыкты мәктәптән. Киткәннәре урынына яңалары килә тора. Быел да спартакиада да төп мәктәпләр арасында беренче урынны бирмәделәр алар. Бу көнне авыл командаларында әнә шул төрле елларда һәм хәзер дә мәктәп данын яклаган кызлар иде.
Спортзалда волейбол барса, мәктәпнең хоккей мәйданы каршында урам бәйрәме гөрләде. Гөлсинә Шакирова, Альфир Шакиров  уеннар оештырса, халык театры артистлары казанда шулпа кайнатты, шашлык өлгертте. Мәдәният йорты ремонтта дип тормаганнар, төрле кызыклы уеннар белән, бәйгеләр белән дәвам итте урам бәйрәме. Моңарчы ерак булу сәбапле, авылның икенче башында узган мондый бәйрәмнәрдән читтә калган Түбәноч халкы өчен дә зур шатлык булды – яше-карты биредә иде. Кызыклы уеннарда  бәйрәмгә килүчеләр “Яшьлек”, “Урык-сурык” һәм “Ассорти” командаларына бүленеп, чаналарда узыштылар, чаңгыда бардылар, аркан тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр. Көч биреп торучылар да күәтле иде. Халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдиновка кушылып рәхәтләнеп күңел ачты авыл халкы. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова үзе дә биредә иде. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, Бәхтияр авылы клубы директоры Лилия Ибраһимова, күрше-тирә авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады, кайсысы бәйгеләрдә катнашып, кайсы көч биреп торып, бәйрәмгә ямь кертте.
Яшьлек үзенекен итте, барлык бәйгеләрдә матур гына чыгыш ясап, “Яшьлек” командасы беренче урынга лаек булды. Калганнар да сынатмады – нәтиҗәдә, һәр команда уенчылары да махсус әзерләнгән бүләкләргә лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев