һәйкәлне яңарттылар
Ике Бәрәскәдән Бөек Ватан сугышына 580 кеше киткән. Шулардан 307 кеше авылга кире әйләнеп кайтмаган
Алдагы язмаларымнын берсендә “Көннәр узган саен матур үзгәрешләр, яңалыклар барлыкка килә авылымда”, – дип куанып язган идем.
Бәрәскәмдә моннан күп еллар элек Ватан сугышыннан кайта алмыйча калганнарга куелган һәйкәл яңартып, үзгәртеп кору эшләре башкарылуын ишетеп белә идем. Бик күрәсем килсә дә мөмкинчелек булмады, чөнки олы яшьтәгеләргә (каһәр суккан йогышлы чирнең таралуы сәбәпле) чыгып йөрергә кушмыйлар бит. Аллаһның бирмим дигәне юк, сорагыз бирермен дигән. Оныгым кайтты, җиңел машина белән. Армиягә алалар икән, безнең белән күрешеп китәргә кайткан. Хатыным белән мине – җиңел, йомшак машинасына утыртып әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, авылдашларыбыз күмелгән Тубән Бәрәскәнең Юкәсәр зиратына алып төште. Әрвахлар рухларына догалар кылдык. Аннан соң һәйкәл урнашкан урынга килдек.
Беразга гына артта калган, узган елларга куңелдә кире кайтып, фаразлар кылыйк әле: Һәйкәл СССР дигән заманада төзелгәнгә, аның урыны бик күп тарихи вакыйгаларга бай нигез. Революциягә кадәр, аннан соң колхозлашу чорлары башланганчы бу урында ТҮбән Бәрәскәнең “каравыл йорты” урнашкан була. Авылдагы ут-күз, каравыл хезмәтен башкару белән беррәттән монда авылның старостасының эш урыны, авыл тормышы хәле турында җыелып сөйләшү-киңәшүләр башкарылган, заманалар үзгәртеп, күмәк хуҗалыклар төзелгәч тә ул үзенең вазыйфасын саклап калды, ләкин исеме генә “пожарный”, дигән кушамат алды. Авылның “Казан юлында җиде юл чат башында урнашкан биек каланчалы “пожарный” күп истәлекле вакыйгаларга шаһит. Нинди генә юлаучылар туктап хәл алмады монда. Сыер, үгез җигеп утын, агач, такта төяп сатарга килгән Мари ирләре, хатыннары шушында хәл җыеп, хайваннарын ашатып, эчертеп торырлар иде. Олы юл кырыенда урнашу сәбәпле ул вокзал вазыйфасын да башкарды. Тирә-юнь авыл халкын да үзенчә сыендырган урын бу. Тормышлар үзгәргән саен бу каравыл йортларының кирәге калмый, бетүгә-сүтелергә дучар булалар. Минем максатым һәйкәлне үзгәртеп, яңартылып төзелүе турында булырга тиеш иде. Ләкин бу урында шуны аңлату кирәк, минем күңелемдә ничектер бу язмамдагы каравыл йорты белән һәйкәлнең тарихи яктан бер-берсенә бәйләнешләре бар кебек.
Сугыш башланган чорда Югары Бәрәскәнең дә, Тубән Бәрәскәнең дә үз авыл Советлары, үз каравыл йортлары булган. Минем фаразлавым буенча Ватан сугышына китүчеләрнең күбесе юл буена урнашкан каравыл йортына кереп олылар белән күрешеп киткәннәр, бу аларның авыл белән иң соңгы хушлашулары, чөнки олы кешеләрнен хәер-фатыйхасын алу безнең татар халкында киң таралган матур күренеш.
Безнең Түбән Бәрәскә авылында картлар йорты (тәрбиячесез калганнар өчен) бар иде. Без армиягә хезмәт итәргә киткәндә шундагы карт-карчыклар янына кереп-күрешеп, сәдакалар өләшеп киттек. Бу халкымнын тормышында матур гореф-гадәте.Һәйкәл янына килүгә иң беренче күзгә ташланган нәрсә – аның элекке нигезе зурайтып челтәрле, тимер рәшәткә белән әйләндерелгән.
Капкасыннан керүгә затлы материалдан эшләнгән дүрт данә плитә. Беренче плитәгә Коръән хәрефләре белән “Бисмилләһиррахманиррахим”, –дип башланган исемлекне укый башлыйм.
Ике Бәрәскәдән сугышка биш йөз сиксән кеше киткән дип фамилияләре, исемнәре язылган. Шулардан ике йөз җитмеш өч кеше авылга исән килеш кайталар. Өч йөз дә җиде кеше үлеп калган. Элекке һәйкәлдәге исемлек белән хәзерге исемлек арасында шактый үзгәреш бар. Исемлекне төзүдә билгеле бик зур күләмдәге әзләнуләр башкарылган. Без моннан куанып та, бераз моңсуланып та кайттык. Бик матур итеп, зәвык белән башкарылган хезмәт. Биш йөз сиксән авылдашымның кабер ташларындагы исем-фамилияләрен укып, каберләре янында басып торган кебек булдык. Исемлек ахырында язылганча “Иннә лилләһи вә иншә иләйһи раҗигун”, – дип Коръәндәгечә сүзләр белән догада торабыз.
Һәйкәлне үзгәртүне, Аллаһы Раббебезнең сүзләрен язуны башларына китергән, көчен, белемен, ярдәмен биргән кешеләрне Раббебез үзе зурласын.
Фотода - ремонт вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев