Әтнә таңы

Үзара салым акчасын җыю башланды

Белмичә калмагыз

Районыбызның авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю башланды.

Акча җыюның һәр авылда үз тәртибе. Күбесендә өйләргә кереп мәдәният хезмәткәрләре җыя, исемлек белән чыгалар, кул куйдыртып акчаны алалар. Беррәттән кеше үзе авыл җирлегенә барып, акчасын тапшырып, тиешле исемлеккә имза салып кайта.

Олы Әтнә авыл җирлегендә дә бу акчаны ел башыннан җыя башладылар. Үзара салым акчасын авыл җирлегенә илтәләр әлегесен. Яңа төре билгеле булса хәбәр итәрбез.

Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар, шунлыктан ачыклык кертәбез:

    Үзара салым суммасын халык үзе билгели. Салымны 18 яше тулганнар гына түли.
Үзара салым Русия кануннарында каралган мәҗбүри салым түгел, ул – халыкның үз теләге белән җыелган акча. Шуңа күрә аны җыю өчен халык фикерен ачыклап референдум уздырыла. Җирлектәге халыкның яртысыннан артыгы салым кирәк дип тавыш биргәндә генә акча җыеп була.

Халыкның күпчелеге кабул иткән карар калганнар өчен дә мәҗбүри санала, тискәре җавап биргәннәр дә салым түләргә тиеш булып чыга. Чөнки районыбызда референдум узды. Шулай итеп референдумда карар кабул ителгән икән, халык фикере мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш, авыл җирлегендә каралган бу сумманы йортта теркәлгән 18 яше тулган кеше санынча бирәбез булып чыга.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: