Әтнә таңы

Үзара салым – отышлы

Гадәттәгечә, ел ахырында, республиканың муниципаль берәмлекләрендә киләсе елга гражданнарга үзара салым кертү турында карарлар кабул итү буенча эш алып барыла.

Реклама

Татарстан инициативасы белән кабул ителгән федераль законнардагы соңгы үзгәрешләр нигезендә, быел торак пунктларда үзара салым кертү һәм алардан файдалану буенча карарлар, башлыча, гражданнар җыеннарында кабул ителә.
Җирле референдумнар, нигездә, 3 меңнән артык сайлаучысы булган муниципаль берәмлекләрдә уза. Төгәлрәк әйтсәк, җирле референдумнар республикадагы 33 муниципаль районның 54 җирлегендә 17 һәм 24 ноябрьләргә, шулай ук 1 һәм 8 декабрьләргә билгеләнгән. Бу уңайдан барысы 295 референдум комиссиясе эшли.
Безнең районга килсәк, җирле референдум халкы 3061 булган Олы Әтнә авыл җирлегендә 1 декабрь көнне узачак. Ул Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә урнашкан сайлау участокларында, Кече Әтнә авылында үтә. Район үзәгендә яшәүчеләр актив булырлар дигән өметтә калыйк. Ни дисәк тә, киләчәк тормышыбызны хәл итәбез. Ә референдум нигезендә кабул ителгән карарлар буенча бездә гаять күп эшләнде – анысы һәркемнең күз алдында.
Гражданнар җыеннары октябрьдән декабрьгә кадәр барлык муниципаль районнарның 826 җирлегендә 2323 торак пунктта үтә. Шулай ук Әтнә районы авылларында да. Бүгенге көндә районның 39 авылында гражданнар җыены үтте инде. Үзара салым акчасын тоту буенча тәкъдимнәр дә төрле. Бу да күп мәсьәләләрнең уңай хәл ителүен күрсәтә.
Кабат искә төшереп узыйк. Тиешле халыкның яртысыннан артыгы катнашса, референдум узган дип таныла. Әгәр катнашучыларның 50 проценттан артыгы карар өчен тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала. Татарстан Респуб­ликасы бюджетыннан бирелә торган акчалар күләме муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының 1 сумына карата 4 сум күләмендә билгеләнгән. Ягъни, 100 мең сум акча җыелса, ул 500 мең сумга әйләнә. Ә узган сайлауларда гражданнарның үзара салым суммасы 500 сумнан ким булмады. Быел да күпчелек җирлекләрдә ул шул сумманы тәшкил итә.
Халыктан үзара салым турында сорашкан бар. Күпчелекнең фикере бердәй яңгырый: “Үзара салым – отышлы ул”.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: