Этнэ таны

Зираты әйләндерелгән. Агачы...

Үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә байтак эшләр башкарылды, бу хакта еш язабыз.

Күәм авыл җирлеге дә читтә калмады. Авыл урамнары каралды. Аннан да бигрәк Күәм авылы зиратлары төзекләндерелде, матурланды. Бу авыл халкына башка авыллар белән чагыштырганда катыга килә, чөнки иң күп зиратлар шушы авылда. Мин 5 зират саный идем, өлкәннәр дога кылганда 7 санын әйтәләр. Ә күренеп торганы чыннан да биш.

- Иске авыл ( Олы Әтнәдән килеп кергән өлеш шулай йөртелә) зиратын әйләндердек, тимер капка, яшелдән эшләнгән тимер коймалар куйдык. Яңа урам зираты яртылаш эшләнде. Быел уздырган референдум нигезендә җыелачак үзара салым акчаларын да зиратларны тәртипкә китерү өчен тотарбыз дидек. Яңа зиратны эшләп бетерәсе бар, Казаклар зираты бар, кыскасы тагын өч зиратны да шулай тимер капка куеп, тимер коймалар белән әйләндереп алырга җыенабыз, - ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

Реклама

Ә бүгенге көндә алар идарә әйләнәсендәге, мәчет, зиратлардагы агачларны кисү белән мәшгуль. Язны чистарынып каршыларга исәпләре.

Фотолар Күәм авыл җирлеге альбомыннан аллынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: