Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

1 гектарга – 5,11 килограмм

Татарстанда 26 август көненә бер сыердан уртача савым 17,8 килограмм тәшкил итә.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алган мәгълүматларына караганда, былтыр бу сан 17,7 килограмм булган.

Рәсми саннарга килсәк, республикада план буенча 222439 савым сыеры бар дип исәпләнә. Алардан бу көнне барысы 3951,3 тонна тулай савым алынды. Әтнә районында исә, шул ук 26 август көненә тулай савым 273 тонна булды. Искәртеп үтик, бу көнне Татарстан буенча бер район – 300 тоннадан артык, дүрт район – шул исәптән Әтнә дә – 200 тоннадан күбрәк тулай савым алдылар.

Районыбыз күмәк хуҗалыклары бер сыердан тәүлеклек уртача 29,5 килограмм сөт савып алдылар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата сауган сөт күләме 5,11 килограмм дәрәҗәсенә җитте. Шунысы кызык, бу күрсәткеч 4 килограммга җиткән районнар да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X