Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлады

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «100% ТАТАРСТАН» мәйданчыгында АПК тармагының инвестиция куәтен күрсәтәчәк

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлады.

Искәртеп узабыз, 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара, партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа булачак.

8 сентябрьдә тамашачылар “Сакчыл җитештерү” технологиясенең ул гамәлгә кертелгән предприятие мисалында нәрсә икәнен беләчәкләр. Роботлаштырылган акыллы фермаларны, автопилоттагы авыл хуҗалыгы машиналарын һәм автоматлаштырылган кошчылык фермаларын күрәчәкләр. Уңышка ирешкән фермерлар грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында катнашу тәҗрибәсе белән бүлешәчәкләр һәм нульдән башлап үз агробизнесыңны ничек төзү турында сөйлиячәкләр.

Тамашачылар республиканың Аграр һәм Ветеринария югары уку йортларында онлайн экскурсияләрдә була алачак. «Кырдан алып кибет киштәсенә кадәр» принцибы буенча икмәкнең ничек җитештерелүе, азык-төлек продуктларының хәләл шоу-румы, «Өй ашлары супермаркетында» продукциянең ничек җитештерелүе һәм чәк-чәк ясау буенча мастер-класс күрсәтеләчәк.

«Бүгенге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк", - дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бөтен дөнья буйлап катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com. сайтында бушлай тоташа алалар. Нәкъ менә сезнең өчен кызыклы булган чыгышларны күреп калу өчен кушылыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә дә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә алардан җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк!

Чыганак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев