Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

12 яшьтән бирле авыл хуҗалыгында

Әнә шулай кечкенәдән хезмәт итү “Сабан батыры” дәрәҗәсенә кадәр үстерә аны.

Быелгы «Сабан батыры» исеменә Рафил Мәүгизов лаек булды.

Әлеге механизатор башкарган эш күрсәткечләренә күз салу соклану уята. «Күшәр» җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы «К-742» тракторында 870 эт/га мәйданда язгы кыр эшләре башкарды. Аерым алсак, 885 гектарда язгы чәчү үткәрде, 869 гектар җирдә зәп тырмасы уздырды
һәм 446 гектарда аммиак кертеп культивация ясады.
 Тракторчының мондый хезмәт күрсәткечләренә ирешү сере бик тирәндә — үткәндә
үк ята бугай... Бу очракта аның үз сүзләрен китерү дөрес булыр.
— Мәктәпнең «5» сыйныфын тәмамлаганнан бирле авыл хуҗалыгында эшлим мин. Башта таналар көттем. Иске Ашытның унберьеллык мәктәбен тәмамлаганда тракторчы таныклыгы да алып чыктым. Башта 1 ел чамасы «ДТ-75» маркалы чылбырлы тракторда эшләдем, — ди. Алай гына да түгел, заманында «Дон» комбайнында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләргә өлгерә ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев