Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

12 мартка сөт җитештерү

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 12 мартка биргән оператив мәгълүматлары буенча, республикада көнлек тулай савым 3767 тонна тәшкил итте.

Әтнә районында 264,2 тонна булды. Сөт җитештерүче 43 район буенча алсак, Әтнә өлеше 7 проценттан артык. Бу көнне район күмәк хуҗалыклары узган елга карата 121 % сөт җитештерде, былтыргыдан 46,3 тоннага күбрәк бу.
Ай башына карата да, узган көнгедән дә күбрәк сөт җитештерелә. Бер сыердан сауган тәүлеклек савым күләме, план буенча тәрбияләнгән сыерларга бүлсәк, 31 килограмм.

Фото газета архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев