Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

30 млн сумлык грант оту өчен кимендә ике ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә кирәк

«Агропрогресс» — авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кече эшмәкәрләргә бизнесын үстерү өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелә торган яңа грант.

 ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2021 елда авылда эшләүче кече эшмәкәрләр өчен 30 млн сумлык яңа грант кертелүен һәм аны отуда катнашу таләпләрен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Микро-яисә кече эшмәкәрлек критерийларына туры килгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен 2021 елдан 30 млн сумга кадәр „Агропрогресс“ гранты кертелә. Яңа төр дәүләт ярдәмен алучы эшмәкәр авылда теркәлеп, ким дигәндә 24 ай авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән булырга тиеш», — диде Марат Җаббаров.

Министр «Агропрогресс»ны гаилә фермаларын үстерү өчен бирелә торган грантка охшаш булуын һәм шул ук максатларга тотылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары «Агропрогресс» грантын оту өчен конкурста катнаша алмаячак, чөнки алар өчен аерым программалар эшли.

 «Агропрогресс» грантын алу максатлары:

авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар сатып алу, төзү;
авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен техника һәм махсус транспорт алу;
авыл хуҗалыгы терлекләре (дуңгызлардан тыш), кош-корт һәм балык үрчетү материалы сатып алу.
Грант алучылар өчен түбәндәге таләпләр куелган:

гариза бирүче Татарстанда теркәлгән булырга һәм конкурста катнашырга тиеш;
10 процент күләмендә үз акчасы булу;
акчалар казначылык счетлары аша узу;
салым түләү буенча бурычлар булмау;
ликвидация, үзгәртеп кору яки банкротлык хәлендә булмау;
кимендә 5 еллык бизнес-проект булу.
Гариза бирүче эшмәкәр продукция җитештерүне ел саен арттыру, яңа эш урыннары булдыру, грант алганнан соң кимендә 5 ел эшчәнлек алып бару турында йөкләмәләр дә алачак.

«Ярдәм күрсәтү, таләпләр, документларның тулы исемлеге буенча барлык сораулар белән министрлыкның кайнар линия телефонына (8 800 444 16 70) мөрәҗәгать итә аласыз», — диде Марат Җаббаров.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/16-09-2020/30-mln-sumlyk-grant-otu-chen-kimend-ike-el-avyl-hu-alygy-tarmagynda-eshl-rg-kir-k-5771834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев