Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә районы урып-җыюны тәмамлады

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда иң югары уңыш җыйган районны атады.

Тәтеш районында, Идел алды территориясендә генә түгел, тулаем Татарстан буенча да иң югары уңдырышлылык теркәлгән. Биредә аграрийлар гектарыннан уртача 40 центнердан артык икмәк җыя. Урып-җыю кампаниясе барышы турында Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров җиткерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә төбәктә 1 млн 80 мең гектар, ягъни бөртекле культураларның 72 проценты суктырылган. Әтнә һәм Зәй районнары урып-җыюны тәмамлады, якын арада Кама Тамагы һәм Саба районнары урып-җыюны тәмамларга планлаштыра.

Республикада кыр эшләре дәвам итә, урып-җыю белән беррәттән көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм терлек азыгы әзерләү бара. Гомумән алганда, республикада 4 мең гектар борчак, 62 мең гектар арпа һәм 17 мең гектар көзге бодай җыеп алынмаган әле.

Марат Җәббаров урып-җыю логистикасын техника тик тормаслык һәм уңай килгән һава шартларыннан файдаланып калырлык итеп төзергә кирәклеген ассызыклады. Киләсе атна уртасыннан республикада явым-төшемнәр фаразлана.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев