Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнәнең урып-җыюда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән комбайнчылары

Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив туплаган тәртиптә һәм бары алдынгыларны гына, төркемләп бирергә булдык.

II төркем.
“Дусым” күмәк хуҗалыгыннан “Мега 370” комбайнчысы Булат Гатауллин 576 гектар мәйданнан 1904 тонна ашлык суктырып алды.
Ленин исемендәге күмәк хуҗа­лыктан “Мега 360” комбайнында Айдар Сабирҗанов 520 гектарда 1725 тонна ашлык суктырды.
Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыктан Зөфәр Исламгалиев 385 гектар җирдә 1316 тонна иген суктырып алды.
III төркем.
“Дусым” күмәк хуҗалыгыннан “Тукано 430” комбайнында Шәүкәт Хәмидуллин 757 гектарда 2502 тонна ашлык суктырып алды.
“Тукай” күмәк хуҗалыгы комбайнчысы Фәрит Шаһидуллин “Тукано 430” комбайнында 477 гектар җирдә 2141 тонна ашлык суктырып алды.
“Тукай” күмәк хуҗалыгыннан “Тукано 430” комбайнчысы Рамил Нәҗмиев 468 гектарда 2110 тонна иген суктырды.
“Тукай” күмәк хуҗалыгыннан “Тукано 430” комбайнында Динар Абдуллин 444 гектарда 1999 тонна иген суктырды.
Ленин исемендәге күмәк хуҗалыктан “Тукано 450” комбайнчысы Раил Галләмов 526 гектардан 1800 тонна ашлык суктырып алды.
“Шахтер” күмәк хуҗа­лыгыннан “Тукано 430” комбайнында Илсур Мөхәм­мәтшин 402 гектарда 1729 тонна ашлык суктырды.
“Таң” күмәк хуҗалыгыннан “Тукано 450” комбайнчысы Илгиз Әкбаров 545 гектар мәйданда 1364 тонна ашлык суктырды.
Терлек азыгы әзерләү буенча
I төркем.
“Тукай” күмәк хуҗалыгыннан “МакДон М155” комбайнында Ильяр Гайфуллин 2879 гектарда үлән урдырып, терлек азыгы әзерләде.
“Таң” күмәк хуҗалыгыннан “МакДон М100” комбайнчысы Рәшит Хаҗиев 2086 гектарда терлек азыгы әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев