Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык рационы басудан башлана

Безнең белешмә Кукуруз – күп төрле сортларга ия файдалы һәм тәмле ашамлык. Әмма алар барысы да бер-берсеннән вегетация чоры, тәме һәм кыяфәте белән аерылып торалар.

Авыл хуҗалыгы
Хәмит Бадиков
Фән нигезендә ныгытылган технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Шөкер, авыл хуҗалыгы да читтә калмый.
Бүгенге көндә күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү – кукуруздан силос салу дәвам итә. Моңарчы силосны кукурузның яфраклары саргая башлагач сала иделәр. Сенажга салганда, көн озынлыгына бәйле рәвештә, аның барлык витаминнары, минерал матдәләре, туклыклылыгы булырга тиеш. Силос – мөгезле эре терлек өчен иң мөһим азыкларның берсе.  
Кукурузны күмәк ху­җа­лыкларда мул итеп үс­те­рә­ләр. Әлегә кадәр күбесенчә үзебезнең ил сортларын игәләр. Җәйнең ничек килүенә бәйле булса да, еш кына кукуруз караңгы көздә генә тулысынча өлгерә. Ә хәзер чит илдән кайтарылган сортларны өстен күрүчеләр дә бар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, бездә хәзер Европадагы иң данлыклы гибрид – “Лимагрейн”га өстенлек бирәләр.
“Лимагрейн”ның өстенлеге шул – бу компаниядә төрле кукуруз гибридлары шул дәрәҗәдә күп, аны климатка, яшәү җирлегенә бәйле рәвештә сайлап алу мөмкинлеге бар. “Ул кукурузны яфраклары яшел халәттә силоска салып була”, – диләр белгечләр. Кыскасы, орлыгы әйбәт, чәкәне дә гарип булмый.
23 сентябрь көнне “Ленин”да кукуруз басуына “Ягуар” кергән иде инде. Мәгълүматларны агроном Әнәс Хәйруллиннан алдык.  “Әле башлыйбыз гына. Барысы 5 төрле сорт игәбез. “Лимагрейн” сорты 100 гектар мәйдан били. Силос салуны да шуннан башладык”, – ди ул.
“Таң” агрономы Шакирҗан Халиков та: “Башлап карадык. Кукурузны барысы 700 гектарда, 3 сортлысын игәбез. Әлегә чыгышы гектардан уртача 350 центнер тирәсе”, - диде.
Ә менә “Шахтер”да кукуруз бер басуда гына калып бара. Агроном Рәдиф Хәйруллин сүзләренә караганда, кукурузны барысы 554 гектарда игәләр монда.
– Барысы 4 сортлы алар, икесе – өлгерү сроклары төрле булган “Лимагрейн”нар. Берсе – 240 гектар, икенчесе 110 гектар били. Кукурузның гомуми чыгышы 245 ц/га тирәсе, ә “Лимагрейн” сортыныкы 260 ц/га, аерым бер басуда 280 ц/га да булды, – диде.
Зоотехниклар кукурузны бик югары бәялиләр.  “Ленин” зоотехнигы Раил Шәвәлиев фикере үзенчәлекле:
– Силос, беренче чиратта, энергия ул. Сөтне арттыруга, “сөт куу”га нык этәргеч ясый, -–дип саный.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә исә:
– Быел кукурузга өметләр зурдан. Шуны онытмыйк, терлекнең азык рационы басудан ук башлана, – диделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев