Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык цехы төзелә

Күңгәр фермасында да терлекләр өчен азык цехы төзи башладылар.

Башланган эш – беткән эш, ди татар халкы. Тегермән янәшәсендә калкып чыккан бинаны күргәч шушы мәкаль искә төште. Әлегә тыштан гына балкып торса да, озакламый “Тукай”дагы кебек азыкны контрольләү функциясе һәм һәр төр терлеккә аерым ячейкалары булган цехка әйләнәчәк ул дип фаразлыйлар биредә. Әйтик, “раздой”, “разгар”, “спад” сыерлары, таналар, симертү терлекләре өчен аерым, үзенчәлекле рацион булачак.
Аның белән баш зоотехник Илнар Нәбиуллин һәм баш мал табибы Рамил Галимҗанов таныштырдылар. Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкта 1700 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 750се – савым сыерлары.
– Бездә 90 % терлеккә “монокорм” бирелә. Әлегә симертү үгезләре торагына гына кереп булмый. Киләчәктә анысын да көйлибез, – дип куанычлары белән уртаклаштылар монда.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Терлекләр өчен монокорм әзерләп бирү – уникаль проект. Ул җирле чимал нигезендә, сатып алынган премикслы протеин азыклар өстәмәсе белән бергә җитештерелә. Монокорм сөт җитештерүне дә, терлекнең артымын да сизелерлек үстерә.
Ә иң мөһиме – азык цехы төзелеп ята. Дөрес, биредә болай да төзелеш арты төзелеш бара. Әйтик, яңа гына техника һәм тагылма коралларны кышын саклар өчен гараж сафка басты, аның белән махсус үткәрелгән семинар барышында барлык күмәк хуҗалыкларның инженер-механиклары таныштылар. Сенаж салыр өчен яңартылган – шактыйга озайтып ясалган траншеяларны да телгә алырга кирәк.
– 7 төрле азык рационы була. Әле бу минимум гына, киләчәктә артачак, – диләр биредә эшләүче терлекчеләр Рамил Әхмәтшин белән Фидаил Гыйльфанов.
– Силос та күп – барысы 7800 тонна булыр дип торабыз. Гомумән, терлек азыгы ягыннан проблема булмас. Терлекләр буенча электрон учет алып барыла. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына отчетны шул нигездә бирәбез, – ди баш зоотехник.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев