Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берьюлы 32 сыер савылачак биредә

“Күшәр”нең Ташчишмә бригадасы соңгы елларда шактый уңай үзгәрешләр кичерде. Тиздән сафка басачак савым залы һәм ике торагы булган ферма комплексы үзе генә ни тора!

“Районның авыл хуҗалыгы гаять зур үзгәрешләр кичерә. Һәр тармакта яңача, фән кушкан нигездә эш бара. Күмәк хуҗалыклардагы төзелешләрне күреп тә искитәрлек”, – диделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Шул исәптән Ташчишмә фермасын искә алдылар.
Аны үзебез күреп кайтырга булдык. Ташчишмәдәге уңай яңалыкларның күбесе күмәк хуҗалык, биредәге эшчәнлек белән бәйле.
Ерактан килгәндә үк ялтырап күзгә чалынган ферма торакларына игътибар итәсең. Тик әлеге ферма торакларына җиткәнче үк соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр күзгә чалынды. Әйтик, “сушилка” агрегаты элек юк иде. Соляр белән эшләүче бу ашлык киптергеч тә бирегә килүченең игътибарын үзенә җәлеп итә. Ә күмәк хуҗалык үзәге Күшәр авылында “сушилка”ның газ ягып эшли торганын булдырдылар. Монда гына түгел, районның күп күмәк хуҗалыгында урнаштырылды ул.
Фермада элеккесе белән янәшәдә тагын бер сенаж чокыры төзеп куйганнар. Монысы да 8000 тонна сыйдырышлы. Аны Наласадан килгән төзүчеләр бригадасы эшләгән. Шушы ук төзүчеләр 600 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс булдырып яталар. Һәр җирдәгечә ул – уртада савым залы һәм ике якта 300әр баш сыер өчен  тораклар төзелгән. Эш савым залында гына калып килә. Бу хакта төзүчеләр җитәкчесе Рәиф Мөхәмәтҗановтан сораштык.
– Тиздән әзер булыр. Берьюлы 32 сыер савылачак биредә. Бу савымчы эшен җиңеләйтә, гомумән, сөт артуга сизелерлек йогынты ясар дип саныйм, – ди ул.
Биредә зоотехник Тәлгать Гыйззәтуллинны да очраттык.
– Бездә әлегә элеккечә үк 490 савым сыеры бар. Ә гомуми баш саны 1600дән артык, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев