Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Динар Абдуллин: “Чыгышы яхшы, эшләргә күңелле”

“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысының урып-җыю күрсәткече әлегә районда иң зуры.

Комбайнда быел бишенче сезонын эшләде ул. 2016нчы елны утыра ул комбайн руле артына.
– Минем өчен чит-ят хез­мәт түгел бу. Төп эшем дә төгәллек таләп итә, “Әтнәагрохим”да, “Хитачи” экскаваторында эшлим, - ди.
Шуңа күрә “Тукано430” комбайнын да тиз үзләштергән күрәсең. Тегесе дә, монысы да – “иномарка”лар шул. Шунысы куанычлы, комбайнда эшләүче өчен барлык шартлар да тудырылган. Элек кенә ул комбайн руле артында эссе челләдә йөзе кояшта янган, тузанга баткан комбайнчыны күрергә мөмкин иде.
Хәер, комбайнчының ярдәмчесе дә, кем әйтмешли, “баскан җирдән ут чыгара” торган егет – Күәм авылыннан Нәфис Борһанов белән эшлиләр алар. Мәрхүм Әгъзәм абый Борһановның оныгы ул. Ә уртак тырышлык нәтиҗәсе, күргәнегезчә, саннарда чагылыш таба.
Комбайны бик яңа түгел, чынлыкта, инде “карт” дияргә дә була. Комбайн өчен бу урып-җыю сезоны – унөченчесе. Шулай да гел карап тору, тиешенчә эксплуатацияләү нәтиҗәсендә районда әлегә иң зур күрсәткеч – шушы “Тукано430”да.
Бәхәссез, комбайнчысы – Динар Абдуллин тырыш. Игенче эшен ихлас ярата, шуңа күрә эш күрсәткече дә яхшы. Әйтүенчә, быел арпа белән сабан бодаен суктыру аеруча күңелле булган. Ә  менә арыш белән бераз азап­ланырга туры килгән. “Нык егылган иде”, – ди комбайнчы.
Гаилә хәле дә шөкер итәрлек, 2015 елны өйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев