Фермада бар да фән кушканча – замана таләбе
“Тукай” күмәк хуҗалыгының яңа ферма комплексы заманча җиһазланышы, эшнең фәнни нигездә оештырылуы белән сокландыра.
Терлекне “ДТМ” программасы буенча ашаталар – башкача әйтсәк, азык рационы шул нигездә көйләнә.
Сыерның сөте авызында, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Моны истә тоткан хәлдә, “Тукай” хуҗалыгы фермасында азык рационының ни дәрәҗәдә мөһим булуын шушы мәкалә нигезендә ачыклап карыйк.
Нәрсә ул “ДТМ”?
– “ДТМ” программасы буенча азык рационына корректировка ясала, нәтиҗәдә, терлек күп тә түгел, аз да түгел, ә тиешенчә ашый. Бу исә, сөт күләмен киметмәүдә мөһим роль уйный, – дип саный баш зоотехник Фәнис Хөрмәтуллин.
Баш зоотехник иртән килеп, азыкның ашалмыйча калуына яки тулысынча бетүенә карап рационны көйли һәм махсус программа – “ДТМ”га куя. Азык цехы операторы Радик Хәбибуллин аны шул нигездә әзерли. Шулай диюгә, күз алдына терлек азыгы әзерләп йөрүче килеп бастымы? Компьютерлар артында гына утыра ул; аерым савытта сенаж, силос, комбикорма һәм су бергә кушып болгатыла. Әлеге яңа азык цехындагы стационар миксерда ул фәкать “раздой” сыерларына гына әзерләнә. Азык Мидхәт Фазлыев белән Фаил Бариев йөрткән “МТЗ-1221” тракторларының “КУН”нарына төйялә һәм терлекләргә – тораклардагы тиешле төркемнәргә бүленә. Биредә азык цехындагы әлеге миксерларның стационар булуын һәм яңа, күп сыйдырышлы сенаж траншеялары каршында урнашуын билгеләргә кирәк. Тагын бер уңайлылык – бөтен тирә-як юл асфальтланган. Саннарны телгә алу әлеге күләмле эшне тагын да яхшырак күзалларга мөмкинлек бирер. Көн саен 5 тапкыр болгатып, барысы 62 тонна моноазык әзерлиләр.
Тегермәнче дә мөһим
Терлек ашатуда тегермәнче дә мөһим роль уйный. Биредә, әйтик, склад мөдире һәм тегермәнче Марат Гайнуллин белән Рафаэль Фәхриев көн саен 27 тонна фураж оны тарттыралар.
– 8 төрле фураж оны әзерлибез. Иң күбе “раздой” сыерларына. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр монда мин, – ди Марат Гайнуллин.
Аның күкрәгендә эленеп торган рациягә игътибар иттем. Тегермәнчедә дә, белгечләрдә, хәтта биредә эшләүче тракторчыларда да шундый кечкенә рацияләр бар, кирәк булганда үзара бик җиңел аралашалар. Шуңа күрә эшкә өзеклек керми, элекке кебек кайсыдыр тракторчының килүен сорап, кемгәдер әйтәсе юк.
Көн саен 40 тоннадан артык сөт савып ала “Тукай” хуҗалыгы. Биредә мал табибларының өлеше дә зур. Баш мал табибы Илдар Сабиров җитәкчелегендәге табиблар бригадасы – Рәдис Шакиров, Эльвира Сабирҗанова, Лилия Зарипова һәр авыру терлекне шәхси дәвалыйлар. Соңгы икесе күбрәк бозаулату төркемендә эшли. Терлеккә операция дә ясыйлар монда, әйтик, эчәге күчү аркасында аның матдәләр алмашы булмый – әнә шуны көйлиләр.
Савымчылар хезмәте сессияләргә бүленгән. 8 сәгать интервал аша өч савымчы һәм бер оператор сыерларны фәкать савалар гына. Һәр сессиягә бер савым туры килә. Анысы, “Карусель” савым залында башкарыла. Бу мәкаләне әзерләргә килгәндә савымчылар Рәмзия Хәбибуллина, Гөлназ Нәҗмиева, Гөлназ Фәхретдинова һәм оператор Нияз Хәсәнов сменасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев