Әтнәләр горчица – сидерат чәчәләр
Быел күмәк хуҗалыклар аерым басуларда горчица чәчтеләр. Хәтерлисездер, узган саннарның берсендә бу хакта язган идек инде.
Татарстан буенча Авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Тәлгать Садыйков белән шул хакта сөйләштек.
– Башлыча, тирес кермәгән, начаррак уңыш биргән җирләргә чәчелде ул. Район буенча аны барысы сигез күмәк хуҗалык, җәмгысы 1900 гектарда чәчте. Горчицаның мөһимлеге шунда – җирнең һәр гектарында 400 килограммга кадәр тәэсир итүче матдә калдырырга сәләтле ул, – диде әңгәмәдәш.
Көзен үк аны сукалыйлар; кыскасы, горчица бу очракта органик ашлама ролен үти дияргә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзер күп кенә шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге алуга горчица чәчәләр. Моңа бәрәңгенең ел саен бер урынга утыртылуы да сәбәпче. Горчица иккәч, туфрак бәрәңге үсеше өчен кирәкле макро һәм микроэлементлар, органик матдәләр белән байый. Моннан тыш, грунтның структурасы яхшыра, һава һәм су үтеп керү җиңеләя, ул эрозиягә каршы да көрәшә, ә иң мөһиме һәр төр туфракка тиешенчә, кирәк булса гына составын, ачылыгын үзгәртеп тәэсир итә.
Белешмә
Горчицаны 1-1,5 г/м.кв. исәбеннән рәт араларын 10-15 см итеп, яисә, кул белән сибәләп җибәреп 3-4 г/м.кв. исәбеннән чәчәргә
була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев