Илфатны бүләкләделәр
Дусым” хуҗалыгы шоферы Илфат Гайнетдинов Арча элеваторына иң беренчеләрдән булып ашлык тапшырды.
Урып- җыю башланды гына, инде шатлыклы хәбәрләр килә. Булдыра безнекеләр.
Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә: “Ашлык ташыдык. Илфат Гайнетдинов Арча элеваторына 20 тонна ашлык илтте. Иң беренче ашлык тапшырган кеше буларак, мультиварка белән бүләкләп кайтарганнар үзен”, - дип куанып хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев