Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илнар Гатауллин: «Урып-җыю өчен ел уңышлы булды»

Район буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларның берсе ул.

“Быелгы урак артык катлаулы булмады, чагыштырмача, җиңел баруы һәм тәмамлануы белән истә калды”, – дип елмая Илнар Гатауллин.

Елмаерлыгы бар шул аның – быелгы урып-җыю нәтиҗәләре буенча районның “Мега” комбайннары арасында, әлегә, иң зур күрсәткечкә иреште ул. “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять комбайнчысы барысы 19560 центнер бөртеклекузаклылар суктырып алды.

Ашлык урып-җыючы “тимер ат” белән “җенләнү” бик күптәннән анда.

– Әле мәктәпнең VII сыйныфын тәмамлаган елны ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Шул вакытта ук ошаттым. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, комбайн штурвалы артына утырдым, – ди үзе.

Әнә шул көннән бирле игенче дигән данны горур күтәрә. Бүгенге көндә 43 яшьлек ир-ат иген белән бәйле хезмәт юлын әнә шулай 14 яшендә үк башлаган.

 Әгәр комбайнчы ярдәмчесе чорын да санасак, барлык комбайнчы стажы 29 ел тәшкил итә аның.

 Гадәттә, берәр күмәк хуҗалыкта башланган хезмәт юлы өзлексез дәвам итә. Ә менә ул инде өченче күмәк хуҗалыкта көч куя.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев