Инженер-механиклар катнашында җыелыш узды
Чараны: “Корал – эшли, ир – мактана”, диләр. Чынлыкта да эш барышы техника халәтенә бәйле шул”, – дип, район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов ачып җибәрде.
Дөрестән дә, быел урып-җыюны республикада беренче булып тәмамлаганбыз икән, бу беренче чиратта техника эшчәнлегенә бәйле. Бу уңайдан, быел “Күңгәр”нең дә бер яңа комбайн сатып алуын билгеләргә кирәк. Тик, “иномарка” комбайн яхшы эшләсен өчен, аңа тиешенчә игътибар булырга тиеш. Ә бу, әлбәттә, чыгымга – акчага килеп терәлә. “Иномарка”ның чыгымы зур булуны әйтеп торасы да юк. Әмма аны киметү, дөресрәге арттырмау мөмкин хәл. Моның өчен ремонтка хәзердән үк тотыну мәслихәт.
– Иртәнге планеркаларда сез дә үз тавышыгызны ишеттерегез, – дип мөрәҗәгать итте Хәмит Галимҗанов күмәк хуҗалыкларның техника буенча белгечләренә. – Безнең ремонт та бар ич әле: запас частьләрнең бәясе Яңа елга кадәр күпкә арзанрак була, шуны онытмагыз.
Ремонт чыгымын киметүнең тагын бер ышанычлы юлы бар. Ул моны аеруча тәфсилләп аңлатты. “Комбайнның берәр часте сафтан чыкса яки ватылса, комбайнчы еш кына бөтен детальне алып бәрергә омтыла”, – диде. Бәхәссез факт, монда детальнең бәясен күз уңында тотарга кирәк.
Техника эшчәнлеген озайтуның тагын бер юлын искәртеп узды ул. Анысы – махсус гаражлар булдыруга барып тоташа. Әйтик, күп еллар элек, әнә шул чит ил техникасын саклау максатыннан гади, әмма бик отышлы саналган сарайлар төзелде. Моны инженерлар үзләре дә билгеләп үттеләр. “Бинада сакланган агрегат, әгәр чистартып куелган булса, тамчы да күгәрми икән ул. Ә ачык һавада сакланса, хәзер күгәрек керә”, – диештеләр. “Күңгәр”дә техниканы, агрегатларны саклау өчен бик яхшы гараж төзеп куйганнар. Семинар әнә шуның янында дәвам итте. Әллә ни зур чыгым да сорамый икән үзе – ә тиешенчә саклау нәтиҗәсендә күпме техника һәм агрегатның яшен озайтырга була!
– Хәзер күмәк хуҗалыкларда кукуруз күп игелә.
Үзегез беләсез, ул 40 сантиметр чамасы сабагы калып урып алына. Җирне эшкәрткәндә ул сабак нык комачаулый. Тырма тешенә ияреп йөргән сабакларны чистартып бетерерлек тә түгел.
Шуңа күрә басу башына чыккач күтәреп чистарта торган тырмалар булдыру хәстәрен күрегез. Аны бит үзегездә дә эшләп була, – дигән фикер дә яңгырады.
Моннан тыш, кайбер кыйммәт частьләрне үзебездә җитештерү проблемасын да уртага салып сөйләштеләр. Авыл хуҗалыгы техникасын гомуми ремонтлау оешмасы директоры урынбасары Яр Чаллыдан бирле килгән бирегә. Әйтик, элеватор сибе, комбайн иләге ише шактый кыйммәт частьләрне шушы оешмада эшләп чыгарсалар, гаять отышлы булыр иде. Һәрхәлдә, директор урынбасары Айрат Шакиров үзләрендә бу хакта сөйләшәчәкләрен әйтте.
Райондагы “Гостехнадзор” инспекциясе җитәкчесе Рафил Сабиров та тиздән министрлыктан килеп тикшерәчәкләрен ассызыклап, тагылма коралларның тулысынча җиһазлануын, “погрузчик”ларның документлары булуын таләп итте. Шул исәптән, трактор арбаларының “Шахтер”дагы кебек тормозлары булырга тиешлекне ассызыклады. Биредә дә бер рәткә тезелгән арбаларның берсенә куелган тормозларга игътибар иттек.
Ә районның баш инженеры Камил Әхмәтгалиев:
– Коронавирус аркасында оешмалар тагын ябыла башларга мөмкин. Шуңарчы запас частьләр алып калыгыз, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев