Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күнгәрдә инженер-механиклар катнашында җыелыш узды

Узган атнада Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык базасында инженер-механиклар катнашында җыелыш булып узды.

Төп мәсьәлә – техниканы техник карауга әзерләү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек булды.  Шунда ук техник карауның күрсәтмә өлеше дә узды.

“Гостехнадзор” бүлеге җитәкчесе Рафил Сабиров техник күзәтү уздыру шартлары һәм кагыйдәләре буенча сөйләде, машиналарны тикшерү тәртибен аңлатты. Аеруча кырда эшләгәндә техниканы эксплуатацияләү куркынычсызлыгы, машинаны эксплуатацияләгәндә механизаторлар һәм вазифаи затлар җаваплылыгы күз уңында булды.

Биредә күмәк хуҗалыкның яңа “сцепка”сы да игътибар үзәгендә булды. Чөнки ул бик уңайлы, кирәк булса, аны тырмалары белән бергә күтәртеп була.  Бу бик уңайлы -  тырмаларны арбага төяп азапланасы юк.

Бу ел әлегә бик үзенчәлекле, бер яктан караганда, яз хакимлек итә, икегнче яктан, яз иртә килә дип курыкмыйча әйтергә дә куркыныч. Бу хакта да сөйләшү булды, инженер-механиклар да уйда...

Рафил Сабиров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X