Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт җитештерелә?

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларында хәбәр ителгәнчә, Әтнә районы сөт савып алу һәм сату буенча, элеккечә үк, исемлек башында.

Сөт шундый чимал – ул табигать белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы эсселек нык тәэсир итте – республиканың барлык районнарында да сөт күләме сизелерлек кимеде. Шул исәптән безнең Әтнәдә дә. Моңа карамастан районыбыз сөт җитештерүчеләре алда баруны дәвам итәләр. 1 июльгә алган хәбәрләргә караганда, бу көнне районыбыз күмәк хуҗалыкларында 2 5 5 , 6 т о н н а с ө т җитештерелгән, ә бер сыерга исәпләсәк, уртача 27,6 килограмм туры килә. Безнең эзгә үк басып килүче Мамадышта да бер сыердан савып алган сөт күләме шул ук дәрәҗәдә. Тик монда көнлек тулай савымны искә алырга кирәк. Мамадышныкы ул – 188 тонна. Нәтиҗә буларак, Әтнәдә авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына җитештергән сөт күләме 4,78 килограмм тәшкил итсә, Мамадышта – 1,44 килограмм. Татарстан буенча уртача саннар тагын да түбәнрәк: бер сыердан сауган уртача сөт күләме – 18,1 килограмм, ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләсәк, 1,02 килограмм сөт җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әтнәдәге сасы исне языгыз,тәрәзә ачып булмый бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әтнәдәге сасы исне тикшерегез,тәрәзә ачып хава сулап булмый бит.

      2
      X