Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казаннар үз итә

Нәкъ шулай. Ике атнага бер – шимбә көнне Казан ярминкәсендә безнең күмәк хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре шәһәр халкына авыл хуҗалыгы товарлары саталар.

Катнашучыларның берсе – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев сүзләренә караганда, безнекеләр иртәнге 3нче яртыда ук Казанга юл тоталар. Иртәнге 5ләрдә үк сәүдә башлана. Бирегә 6 машина ашлык – арпа һәм бодай алып барганнар. Бик теләп алганнар. Әйтүенчә, шәһәр халкы ярминкәдә сатучыларны бик үз итә. Моннан тыш, 4 җирдә сөт сатуны да оештырган безнекеләр. Районның барлык күмәк хуҗалыкларыннан тыш, 12 авыл җирлеге дә катнашкан. Авыл җирлекләре дә үз палаткаларыннан сәүдә иткәннәр. Моннан тыш, район эшмәкәрләре дә Казан халкына үз товарларын тәкъдим иткәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев